29 апрель 2015 яңалыклары
-
Болгарга, Зөягә автобус маршрутлары ачылды
Тиздән май бәйрәмнәре. Кемдер авылга кайтырга ашыга, икенче берәүләр җылы көннәрдә бакчаларын рәтли, ә кемнәрдер ял вакытыңда сәяхәт итеп калырга тели. Шул уңайдан, 1 майдан республикабыздагы истәлекле урыннар - Болгар белән Зөягә дә автобус маршрутлары ачыла. Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта Туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе урынбасары Лиана Сәетова хәбәр...
-
Рөстәм Миңнеханов: "Елга буйлары ял итәрлек булсын"
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Идел һәм Кама табигый саклау зоналарын тәртипкә салу буенча программа эшләү бурычы йөкләде. 2015 ел - Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ә 2016 елны Идел һәм Кама сусаклау зоналары елы итеп игълан итәргә кирәк. Моның өчен эшче төркем оештырылырга тиеш, дигән фикер җиткерде Татарстан...
-
Хәлим Җәләловның юбилей кичәсе [фоторепортаж]
Камал театры № | 29.04.2015
-
Сергей Шойгу “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды
Бүген Казанга Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу килде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Россия Оборона министры "С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында" - "Туполев" ҖАҖ филиалында булды. Россия Оборона министры авиазаводның Ту-22М3 һәм Ту-160 ерак авиация самолетларын төзекләндерү...
-
"Саба таңнары" газетасы редакциясе өмәгә чыкты [фоторепортаж]
-
Яралар тагын яңара [фоторепортаж]
Районыбызда Чернобыль атом электр станциясе һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсе аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 20 кеше катнашкан.
-
“Тукай кайта безгә һәр язда” дип исемләнгән бәйрәм чарасы [фоторепортаж]
24 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Тукай кайта безгә һәр язда" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән тамашаны балалар көчле алкышларга күмделәр.
-
Яңа һөнәр сайларга мөмкин [фоторепортаж]
Районның эш һәм мәшгульлек үзәгендә 220 кеше исәптә тора. Шул ук вакытта оешма-предприятиеләр эшче кадрларга кытлык кичерә. Узган атнада Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
-
Һәр сабалы өлеш кертә [фоторепортаж]
Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә халык аеруча зур роль уйный. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның программаларын һәм идеяларын яклап чыгу буенча конкрет чараларны тормышка ашыру, республика үсешендә катнашу һәркемнең көченнән килә торган һәм һәркемгә үрнәк булырлык гамәлләр.
-
«Зенит» волейбол командасы – чемпион
Башкаланың «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Казанның «Зенит» волейбол командасы Белгородның «Белогорье» командасына каршы Россия чемпионаты финал сериясендә дүртенче матчны уздырды. Белгородта узган беренче уен барышында безнекеләр җиңелгәннәр иде, әмма тиз арада җыелып алдылар. Икенче матчта ук 3:2 исәбе белән гомуми исәпне тигезләделәр. Дүртенче, бишенче матчлар исә Казанда узды. «Зенит» көндәшләрен 3:0...
-
Китапмы, планшетмы: кайсы уңайлырак
Иртән метрода эшкә барганда, көн саен диярлек, ике әни кеше һәм өч-дүрт яшьләрдәге ике кечкенә кыз бала белән очрашабыз. Әниләр үзара сөйләшә бирә, ә ике кызчык үзләренчә аралаша. Дөресрәге, кулларындагы йомшак уенчыклары "сөйләшә", уйный аларның. Берсенең теле шактый бай һәм "тәмле", икенчесенеке кырпурак. Беренчесе күбрәк әкият, кичтән караган мультфильм геройлары...
-
400 сум өчен таксистны үтерә язганнар
Казанның Киров районында 48 яшьлек таксистка һөҗүм итүдә шикләнелеп, ике ир-егет тоткарланган. Төнге ике тирәсендә таксист үзенең «Рено-Логан» машинасына юл читендә кул күтәреп торган ике кешене утырта. Аккош күленә җиткәч, пассажирлар машина йөртүчегә урманга борылырга куша. Берсе куртка кесәсеннән пычак чыгарып, таксистның күкрәгенә кадый. Икенчесе каты предмет белән ирнең башына...
-
Табиб ялгышы аркасында бүтән бала таба алмаучы хатынга 70 мең сум компенсация
Татарстан Югары судында табиб хатасы аркасында кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырылган тагын бер очрак каралды. Миләүшә Локмановага Чаллы перинаталь үзәгендә кесарев кисүе ярдәмендә бала таптырганнар. Тик акушер, ялгышып, хатынның аналыгын бәвел куыгына тегеп куйган. Ике атна узгач, Локманованың хәле катлауланган, Республика клиник больницасында аңа тагын бер операция ясарга туры килгән. Нәтиҗә...
-
Ана капиталының 20 мең сумын алырга гаризалар кабул ителә
Татарстанда 5нче майдан ана капиталының 20 мең сумын алырга гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны ана капиталына ия булган һәр кеше тапшыра ала. Сертификат алу хокукы биргән баланың дөньяга килүенә күпме вакыт узуы мөһим түгел. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акча 2015нче елның 31нче декабренә кадәр сертификатлы булган һәр гаиләгә дә...
-
Георгий Лобушкин: «Безнең музыка 1нче майдан соң да, аннары да юкка чыкмаячак. Түләүле дә булмаячак»
«ВКонтакте» кулланучылары, сайт җыр-моңсыз калырга мөмкин, дип борчыла. 1нче майдан пиратларга каршы канун нигезендә, җырларның, аудиоязмаларның хокукый хуҗалары суд аша сайтларның эшчәнлеген тулысынча туктаттырырга мөмкин. Әлеге куркыныч 700ләп сайтка яный, алар арасында «Вконтакте» да бар. Шулай да, «ВКонтакте» үз кулланучыларын тынычландырырга ашыга. «Безнең музыка 1нче майдан соң да, аннары да...